СӨЙЛӘШҮ II и. 1) Әңгәмә; аралашу, фикер алышу. Карчыкка авыр иде бу сөйләшү, китүенә бер дә ышанасы килми иде шикелле ---. Ә.Еники. Ачык калдырылган бүлмә ишекләре аша кычкырып көлешүләр, кызып-кызып сөйләшүләр, бәхәсләр ишетелде. Н.Фәттах 2) Телдән файдалану. Татарның уңган-булган егетләре. Сөйләшүләре заманча: урысчалы-татарчалы. Т.Миңнуллин 3) Ниндидер бер максат белән очрашу; киңәшмә. Безнең комиссиядә сөйләшүләр вакытында мәгариф министрыннан һәрвакыт «проблемалар бар, проблемалар бар» дип ишетеп киләбез. Т.Миңнуллин. Ә инде Вазих китәргә атна-ун көн генә калды дигәндә, алар арасында шактый ук үтемле җитди сөйләшү булып алды. М.Хәсәнов 4) күпл. Ниндидер мәсьәләләргә мөнәсәбәттә үзара килешү максаты белән очрашып фикер алышу. Габделгазиз Сәгалби безне тәкъдим итте, һәм сөйләшүләр башланды. Г.Исхакый. «Дини-милли идарә» тирәсенә оешкан карт бүреләрнең Уфа татар гаскәрен кара контр Дутов ягына чыгару турында яшерен сөйләшүләр алып барганлыгы мәгълүм булды. Г.Ибраһимов |