СӨЙЛӘШҮ I ф. 1) Фикерне тел белән әйтеп бирә алу. Моңа кадәр юньләп сөйләшә белмәгән бала, наркоздан соң күзен ачкач, компот сораган. Өмет

2) Тумыштан билгеле тел бергәлегенә карау, билгеле бер телдә аралашкан халык вәкиле булу. Һуннар берләшмәсендә төрки телдә сөйләшә торган кабиләләр була. Татарстан тарихыннан хикәяләр

3) Берәр телне белү, аралашу максаты белән шул телдән файдалану. [Рабига җиңгинең олы малае] --- ике елның берендә хатынын һәм үз ана телләрен ләм-мим белмәүче, әмма русча, немецча шытырдатып сөйләшүче ике кызын ияртеп, дөнья хәтле күчтәнәчләр төяп кайтып төшә дә ярты ай кунак булып китә... Казан утлары

4) Берәү белән әңгәмә кору. Кич белән кайсы ашый-эчә, кайсы балаларын йоклата, --- кайсылары җыелып утыралар да күргәннәрен-белгәннәрен сөйләшәләр. А.Таһиров. Узган ел Сабантуйда бер авыз сүз сөйләшеп булмады: шул күрше егете күзәтте. Кыз белән сөйләшү өчен мөмкинлекне тормыш үзе ясады. М.Мәһдиев. --- аны [Әлбинәне] һәр өйдә күптән көтелгән бер кунак рәвешендә каршы алдылар, ачылып һәм тәмләп сөйләштеләр, әйткән киңәшләрен, алтын сүзләр ишеткәндәй, бик хөрмәт белән колак салып тыңлап тордылар. Казан утлары

5) Фикер алышу, киңәшләшү; килешү. Казакъ кардәшләребез, сөйләшеп, киңәшеп, безнең арттан хәбәр бирәчәк булып калдылар. Г.Исхакый. Беренче пленумда совет язучылары социализм чоры әдәбиятының төп бурычлары турында сөйләштеләр. М.Җәлил

6) Сүз куешу, килешү. Кытай-япон сугышы үзеннән-үзе акрынлап суынды. Ул хәзер инде сөйләшү-килешү дәверенә керде. Г.Исхакый. [Асыл:] --- Гөлбизәк әни белән без хәзер иске йортка барырга сөйләштек. Ә.Баян

Сөйләшә башлау Сөйләшергә керешү. Мәсәлән, Уфа губернасындагы марилар, мәҗүси булып калган хәлдә, төрки-татар телендә сөйләшә башлыйлар. Г.Исхакый. Стражниклар бер кәгазьгә, старостадан кул куйдыру урынына, сәнәк тамгасын куйдырып, Сәгыйтьләрне тапшырдылар да Мәһди белән сөйләшә башладылар. А.Таһиров

Сөйләшә бирү Бернәрсәгә карамастан сөйләшүне дәвам итү

Сөйләшә тору Әлегә, хәзерге вакытта сөйләшү; берникадәр вакыт сөйләшү. [Асыл:] Ләкин сиңа, Айбикә, ул канатсыз Шоңкарны ничек чакырып китермәвеңне исбат итәргә туры килүе бар. [Айбикә:] Канатлар хакында сөйләшми торыйк, Асыл. Ә.Баян. Сөйләшә торгач, камерага да, мәхбүсләргә дә ияләштем. И.Салахов

Сөйләшеп алу Бераз гына сөйләшү. Коридорда Билал Маһитап белән ни турындадыр пышылдап кына сөйләшеп алды. А.Таһиров. Сәетгалигә ияреп, Гарифә дә өйалдына чыкты. Алар анда пышын-пышын гына нидер сөйләшеп тә алдылар. Ә.Еники. Ватиканда булган чакта, миңа Татарстан мөфтие белән сөйләшеп алырга кирәк булды ---. Казан утлары

Сөйләшеп бетерү Ахырына кадәр, тулысынча сөйләшү; кирәген дә, кирәкмәсен дә сөйләшү. Өйдән бераз киткәч тә, Сәрвәр җәйләүгә күчүләрен, анда туйлар булуын, бәйге ясауларын, --- яңгыр явып, тары, бодайларның уңуларын сөйләшеп бетергәч, артына карап алды ---. А.Таһиров

Сөйләшеп йөрү Гел сөйләшү; озак вакыт сөйләшү алып бару

Сөйләшеп калу Сөйләшергә өлгерү

Сөйләшеп карау Сөйләшергә омтылыш ясау. Туктале, әллә соң син сөйләшеп карыйсыңмы аның белән? Н.Фәттах

Сөйләшеп китү к. сөйләшә башлау. Фронттагы хәлләр турында сөйләшеп киттеләр [Гыйлаҗ белән Саттар]. А.Таһиров. Чәй эчә-эчә сөйләшеп китәләр. Әкълимәттәй шунда чемодан турында сүз куша ---. Казан утлары

Сөйләшеп кую Алдан ук сөйләшү. Профессор белән алдан сөйләшеп куйган идек. Г.Әпсәләмов

Сөйләшеп тору Әле, хәзер сөйләшү; һәрдаим аралашу. --- Рәмисә Зәйнагов белән тегене-моны сөйләшеп торды да, капканы ябып, йортка таба атлады. Казан утлары. Балалар белән сөйләшеп торабыз

Сөйләшеп чыгу Күпмедер вакытны тоташтан сөйләшеп үткәрү; барысын да сөйләшү. Без төн буе синең турында сөйләшеп чыктык. Г.Кутуй

Сөйләшеп яту Озак вакыт дәвамында сөйләшү. Без шул көннәрдә яңа гәзит чыгару хакында сөйләшеп ятканга, мин Казаннан китә алмый идем. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә