СӨЙЛӘШТЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. сөйләшү (1– 3 мәгъ.) 2) Сөйләшү мөмкинлеге бирү. [Телефонга] кешеләр кереп, я Казан белән, я Самара белән, я Сембер белән сөйләштерүне таләп итәләр. И.Гази 3) Сөйләтү, сөйләшергә этәрү, әңгәмәгә тарту. Карчыклар аны [баланы] чакырып сөяләр, сөйләштерәләр. Ф.Әмирхан Сөйләштерә башлау Сөйләштерергә керешү. Бу хакта Нәҗип укытучылар арасында гына түгел, укучылар алдында да ачыктан-ачык сөйләштерә башлаган иде. А.Гыйләҗев. – Бу кадәр калҗалар каян килә? – дип, юри генә, сүзне башлап китү өчен, боларны сөйләштерә башлаган. Ф.Яхин Сөйләштереп алу Беркадәр вакыт, бераз сөйләштерү; тиз генә сөйләштерү. --- Каргалы юлына чыгып баручы олы гына яшьтәге ике хатынны туктаттым. Исәбем әзрәк сорашып, сөйләштереп алу иде. Ә.Еники Сөйләштереп карау Сынау максаты белән сөйләштерү. Диләфрүз бик моңсу утыра иде, Гөлшәһидә сөйләштереп карагач та, күңеле ачылмады. Г.Әпсәләмов. Бер бик шәп кунак кыз килгән анда. Шуны сөйләштереп караргае исәп. В.Нуруллин Сөйләштереп тору Берәр хәл булганчы сөйләштерү. Бер пәһлеван керде, аны күп сөйләштереп тормады, тәпәләде. Казан утлары |