СӨЙЛӘШЕНҮ ф. 1) төш. юн. к. сөйләшү. Шуңа күрә кыз белән сөйләшенгән сүзләр тирәнгә керә алмый, су өстендә йөзеп йөргән май бөртекләре кебек өстә генә әйләнеп-тулганып торалар иде. К.Тимбикова. Фәнияр янында әнкәсе белән Фәүрия утыра. Аларның госпитальгә килгәннәренә инде дүртенче көн. Сөйләшер сүзләр сөйләшенгән. Ф.Яруллин

2) Сүз куешылган, килешенгән булу. – Эшләр шуңа ук барып җиттемени? – диде Муса, кашларын җыерып. – Саклык турында Рәхим белән сөйләшенгән иде бит. Г.Әпсәләмов. Ул арада, алдан сөйләшенгән буенча, ишектән Мәсрүрә килеп керде. М.Мәһдиев. Алдан сөйләшенгән, билгеләнгән пунктка вакытында килеп басмасаң, димәк, бер-бер хәл булган. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә