СӨЙЛӘШ и. 1) Сөйләшү, аралашу; сөйләм; сөйләнгән сүзләр. Бер чит телне генә белгәндә, ул тел үз сөйләшебездә ана телебезне чүпли башлый ---. Ф.Яхин 2) лингв. Тел диалектының аерым бер төбәккә, урынчылыкка хас төре, формасы. Тарихи яктан шундый кызыклы сөйләш [нократ-глазов сөйләше] бүгенге көндә өлкән буын кешеләре өчен генә хас булып кала бара. Ф.Баязитова. Шуңа күрә мин мишәр диалектының минем игътибарны тарткан үзенчәлекләре, хәтта ул шивәнең үзенә генә хас авазлары, аһәңе, сүзләре хакында әйтә башлаган идем, Ринат, мине бүлдереп, үзенең шул сөйләш үзенчәлекләреннән ничек итеп көчкә котылуын сөйләп бирде. Ю.Сафиуллин |