СӨЙЛӘҮЧЕ и. 1) Нәрсәдер турында хәбәр итүче, әйтеп-сөйләп бирүче. Сөйләүченең теле бик үткен булмаса да, вакыйгалар коточарлык иде. М.Кәбиров. Хат-мәктүп, сөйләүчеләр аша алар бер-берен бик яхшы белсәләр дә, ни гомер яшәп күрешкәннәре булмады. Р.Батулла

2) Чыгыш ясаучы, сүз тотучы. Хәзер инде Арча базарына да әйбер алырга дип түгел, күбесенчә эчтә кайнап торган ризасызлык белән борчуга җавап табарга, арбага менеп сөйләүчеләрне тыңлап, дөньяда ниләр барын, сугыш хәлләрен, җилләрнең кайсы яктан исүен белеп кайтырга дип баралар иде. Г.Бәширов. – Менә без, – дип дәвам итә сөйләүче, – икебез дә кандидатлык яклап чыктык. К.Җәмитов

3) Яттан укучы; хәтердәгесен бәян итүче. Бу өзекне дә ул һичшиксез безгә ятларга бирәчәк, икенче дәрестә, күзлеген кулында әйләндерә-әйләндерә, безне тыңлаячак, яхшы сөйләүчеләр булса, рәхәтләнүеннән: – Во! Во! Во! – дип торачак ---. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә