СӨЙЛӘ’Ү ф. 1) Аралашу-аңлашу максаты белән телдән файдалану; фикерне тел чаралары ярдәмендә әйтеп бирү; сөйләү сәләтенә ия булу. Бу җәмәгать яхшы сөйли белгән, шәп ораторларны табар иде. Г.Афзал. Үсте инде энем Айдар, бик зур булды, сөйли белә, әйтә белә бөтен сүзне. Рәш.Әхмәтҗанов 2) Нәрсәдер хәбәр итү, әйтеп бирү. Тәне бераз җылынгач, Зәйни тагы, сеңлесенең куркуына карамастан, үзенең убырлы карчыкны ничек сагалап йөрүен, хәерче малайларның кереп югалуын сөйләргә кереште. Г.Ибраһимов. Беркөн абзыеңның, көлтәдән кайтканда, шулай сөйләп, күзләреннән яшьләр килде. А.Таһиров 3) Чыгыш ясау, доклад уку. Матур сүзләр эзләвен оныткан Солтан: «Яхшы хәтерлә, – диде Розага, – докладыңны тартынып сөйләмә. Таныш мәсьәләң буенча җавапларны кыю бир». Г.Кутуй 4) Нинди дә булса башка телдә сөйләшә алу; башка бер телне белү. Русча шәп итеп сөйли белә. З.Зәйнуллин 5) Яттан уку; хәтердәгесен бәян итү. Ул әкиятне әгәр сөйләгәндә Чаглып китсә синең күләгәң, Юк, юк, Мин ант итәм: Һичбер вакытта да Сине карак итеп сөйләмәм... Һ.Такташ. Авыл сәхнәсендә сезнең «Буй бәласе» дигән шигырегезне сөйләгәнем бар. Б.Ислам 6) күч. Чагылдыру, күрсәтү, аңлату. Археологик казу эшләре вакытында табылган таш китмәннәр, бөртек угычлар, эт һәм кәҗә сөякләре шул турыда сөйлиләр. Татарстан тарихыннан хикәяләр ◊ Сөйлә баштан, каләм каштан Нәрсә хакында сөйләргә соң, дип аптырап әйтелгән сүзгә каршы әйтем. Сөйләп торасы юк Сөйләшкәндә әңгәмәдәшенең фикере белән тулысынча килешүне, хуплауны, куәтләүне белдерә. Сөйләп торган була әрл. 1) Кемне дә булса аклап яки акланып сөйләүчегә карата әйтелә; 2) Үзе дә рәтләп белмәгән килеш нәрсәдер сөйләргә, аңлатырга маташкан кеше турында. Сөйләр җире юк Сөйләрлек сүзе-фикере, әйтерлек дәлиле, үзенең абруе булмау. Сөйләр нәрсәсе юк к. сөйләр җире юк. Сөйлиләр тел талмасын дип Юк-бар сөйләү турында. Сөйлисе дә юк к. әйтәсе дә юк. Сөйлисең бармы к. сөйлисе дә юк. Сөйлисең бармы авызыңны шапылдатып Инде мәгълүм нәрсәне, сүз куертып, сөйләп утыруга карата әйтелә Сөйләп алу Тиз генә сөйләү. Шул арада [Галиуллин] тозсыз анекдотларын да сөйләп алды. Г.Кутуй. Ул арада берничә күңелле мәзәк тә сөйләп алды Хәйдәр. Ф.Яхин Сөйләп ату Тиз арада барысын да сөйләү Сөйләп бару Бер-бер артлы, рәттән сөйләү. Шагыйрь, моңсулык агышына күңел кайнарлыгын ияртеп кенә, гадәти тормыш вакыйгаларын гүяки чәчеп-чәчеп җибәргәндәй итә дә җиңел адымлы тезмәдә сөйләп бара. Ф.Яхин Сөйләп бетерү Тулысынча, барысын да сөйләү; кирәген-кирәкмәгәнен сөйләү. Ул --- Каргалы мулласының шул җирдән аерылгач акылыннан язып үлүен сөйләп бетерә дә, ахырда: – Менә шулай ул, иптәшләр ---, – дип тәмамлый. А.Таһиров. [Әсмабикә:] Сөйләп бетерсен әле, кызык бит. [Тәберде:] Таптыгыз кызык. Ә.Баян Сөйләп бирү Барысын да тоташтан, ачыктан-ачык сөйләү. Туңган кулларын җылыта-җылыта, [Фатыйма] үз язмышын сөйләп бирде. Г.Ибраһимов. Башлап, Җиһанша карт эшнең авырлыгын, эш хакының азлыгын, ашаудан артмавын, эшчеләр эш хакы арттыруны сорарга үзләрен сайлаганнарын сөйләде. Сәгыйть белән егет тагын арттырыбрак сөйләп бирделәр. А.Таһиров Сөйләп җибәрү Уйламаганда, кинәт сөйли башлау. Кара, кара, ничек кенә сөйләп җибәрә! Т.Гыйззәт. Сөйләп җибәр, булмаса, ялындырып торма. Ф.Баттал Сөйләп йөрү Һәрдаим, әледән-әле сөйләү. Аны кешегә сөйләп йөреп булмый. Г.Камал. Тере калсам да, болай сөйләп йөрмәсләр иде, дигән кебек, миңа чирканып, ачуланып карый [Маһинур]. Г.Кутуй Сөйләп калу Берәр вакыйгага кадәр сөйләп өлгерү. Сөйләп калчы, Кабан, серләреңне... Йөзгән, диләр, синдә пароход. Р.Вәлиев Сөйләп карау Сөйләргә омтылу, тырышу; сынау өчен сөйләү. Мин аңар [Сөләйман абзыйга], үземне таныштырып, аның гаиләсе белән моннан биш кенә ел әүвәл бик якын белеш булганлыгымны сөйләп карадым. Ул мине аңламады. Ф.Әмирхан Сөйләп килү Бернәрсәне дә калдырмыйча, барысын да билгеле бер вакытка кадәр эзлекле сөйләү. Кияү бу сүзләрне бер оратор кебек янып, дәртләнеп сөйләп килде-килде дә ахырга таба хәлдән тайды ---. Г.Ибраһимов Сөйләп китү Сүз уңаенда, үз чираты белән сөйләү; мавыгып, кызып, барысын да бер-бер артлы тезеп сөйләү. – Сабактан соң эчәсе килер бит, – дип, дәрес арасында [Галиәкбәр абзый] үзенең тормышын сөйләп китте. Г.Кутуй. Сәмитова апа мине сөйләтә башлады. Ләкин бер җөмлә әйтү белән үк, хатамны тапты, менә болай ул, дип, үзе сөйләп китте. Х.Камалов Сөйләп салу Уйлаганын, күңелендә булганын турыдан-туры, ачыктан-ачык сөйләү. Шул хәл турында сөйләп салганнан соң, Касыймнан сорап та куйган тагын, аның бу турыда нәрсә уйлавы турында. Р.Гаязетдин Сөйләп ташлау Кинәттән яки көтмәстән сөйләү; сөйләнергә тиеш булмаганын да сөйләү. Диңгезчеләр ничектер очраклы рәвештә бер инглизгә төнге очрашу турында сөйләп ташлыйлар. М.Мәһдиев. Аның йөзе үзгәрүеннән шунда ук артыгын сөйләп ташлавымны аңлап алдым ---. Ф.Яхин Сөйләп тору Һәрдаим, әледән-әле сөйләү; хәзерге вакытта сөйләү. Мин үзем дә юләр, миңа ни эшкә кирәк иде инде аңа театрга дип сөйләп торырга, мин аңа дәрес әйтәмме? Г.Камал. Әмма үзенең кем нигезендә утыруы турында бина үзе сөйләп тора: бөтен рәвеше, кыяфәте, кыйбла тарафка карап торышы белән. Ф.Бәйрәмова Сөйләп узу к. сөйләп үтү Сөйләп үтү Ниндидер сөйләшүгә өстәп, сүз уңаеннан сөйләү. Чәй янында сугыш турында сүз китте. Ахун Үзбәков элек булып үткән берничә сугышларны сөйләп үтте ---. А.Таһиров. Мин сезгә океан артындагы илләрнең берсендә ишеткән вакыйганы сөйләп үтмәк булам. Ф.Баттал Сөйләп чыгу Башыннан ахырына кадәр эзлекле сөйләү. Әлбинә артык киңәймичә һәм сузмыйча сөйләп чыккач, теге ягымлы елмаеп ым какты ---. Казан утлары Сөйләп яту Хәзерге моментта сөйләү, сөйләргә кирәк табу. Кичен Искәндәр әнисенә сөйләп ятты: – Беренче урынны алсак, кая барырга? М.Мәһдиев Сөйли бару Рәттән, барысын да эзлекле сөйләү. [Ченәкәй] Юл буена сөйли бара: – Мин сиңа өч кыз күзләп куйдым. Берсе – Кәримә Сабитова. М.Җәлил. Ул [Мөхәммәд пәйгамбәребез] аның һәр иңгән сүрәсен күңеленә сеңдерә барган, аннары халыкка җиткерә торган, соңрак аны телдән-телгә сөйли барганнар, мөридләре кәгазьгә төшергән. Р.Вәлиев Сөйли башлау Сөйләргә керешү. Аннан соң ул, саташкан сымак итеп ---, кече атна көннәрендә кызы Әсманың өрәге, кабереннән чыгып, тәрәзәләрне шакылдатып, ишегалдында йөргәнлеген сөйли башлады. Ф.Әмирхан. Мөхәммәтшин, --- җиңемнән өстерәп, әдәби бүлек бүлмәсенә алып кереп китте һәм анда миннән дә көчлерәк ярсып-ташып сөйли башлады. И.Салахов Сөйли бирү Бернәрсәгә карамастан сөйләүне дәвам итү. Фагыйлә абыстай бу хакта ничә тапкыр уйлаганлыктан, тонык кына итеп сөйли бирде: – Кеше җибәртеп тә, болай да белештем. Ф.Яхин Сөйли килү Электән үк, эзлекле рәвештә барысын да сөйләү. Аның [Һ.Такташның] байтак шигырьләрен мин еллар буе очрашуларда сәхнәдә торып сөйли киләм. Р.Батулла Сөйли тору Берәр хәлгә кадәр, күпмедер вакыт сөйләү. Мин сөйли торам, кызның күзе моңаеп әсәрләнә. Ф.Баттал. Карт беркемне дә тыңламады, һаман үзенекен сөйли торды |