СӨЙЛӘТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. сөйләү. Без, инде рус әдәбияты дәресе барыбер булмый дип, бүрекләр кигән килеш, Гыйззәтуллиннан бер атна эчендә ниләр күргәнен сөйләтә идек. М.Мәһдиев. Барый абыйдан сөйләттеләр, тагын кемдер кызыбызны бозыклыкта гаепләде. Т.Миңнуллин

2) Сөйләү мөмкинлеге бирү, шул рәвешле кемгәдер игътибар күрсәтү. Материалны әйбәт белә идем. Сөйләтмәде юньләп. Мескеннәр. Ике егетебез харап булды. М.Мәһдиев. Җиңгинең әйтүенә караганда, бүген картларның эшләре турында сөйлиләр, аларның үзләрен сөйләтәләр, бүләкләр бирәләр --- икән. Л.Ихсанова

3) Радио һ.б.ш. аппаратларны кушу, тоташтыру, эшләтү. Радионы көне буе сөйләтү

Сөйләтә башлау Сөйләтергә тотыну. Икенче көнне бу вакыйганы бөтен авыл тәмләп, тәфсилләп, әле Рәүфтән, әле Галимханнан сөйләтә башлады. Р.Батулла. Сәмитова апа мине сөйләтә башлады. Ләкин, бер җөмлә әйтү белән үк, хатамны тапты, менә болай ул, дип, үзе сөйләп китте. Х.Камалов

Сөйләтә бирү Бернәрсәгә карамастан сөйләтүне дәвам итү

Сөйләтә килү Күптәннән, эзлекле рәвештә сөйләтү

Сөйләтә тору Әле хәзерге вакытта сөйләтү; берәр хәл булганчы сөйләтү

Сөйләтә төшү Тагы бераз сөйләтү

Сөйләтеп алу Тиз арада сөйләтү

Сөйләтеп бару Даими, рәттән барысын да сөйләтү

Сөйләтеп бетерү Ахырына кадәр, тулысынча сөйләтү; кирәген дә, кирәкмәсен дә сөйләтү. Кит, бу Нурия әллә ниләр сөйләтеп бетерде. Г.Якупова

Сөйләтеп җибәрү Кинәт яки җәһәт кенә сөйләтү. Кыйммәтле радиоалгыч күргәч, кунакларның да, хуҗаның да күзләре шар була. «Хәзер үк сөйләтеп җибәр инде!» – диләр бүтән кунаклар. Ш.Галиев

Сөйләтеп карау Сынау максаты белән сөйләтү. Мәктәп китапханәсеннән китаплар сорый башлагач, китапханәче Мәрзия апа китап эчтәлекләрен сөйләтеп карый иде. Ф.Җиһаншина

Сөйләтеп тору Даими сөйләтү

Сөйләтеп утыру Беркадәр вакыт сөйләтү белән шөгыльләнү. – Ишеттеңме? – диде ул, Мәмдүдә апа чыгып киткәч. – Юри сөйләтеп утырдым. Үзең турында ни әйткәннәрен белеп тор, авыз ачып йөрмәссең. Р.Габделхакова. Без аларның [артистларның] тормышын үзләренә караганда да күбрәк беләбез инде хәзер, аларны сөйләтеп утырганчы, котлауларны күбрәк укып, җырлар куйсыннар иде. Э.Фатыйхова

Сөйләтеп чыгу Барысын да, рәттән ахырынача сөйләтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә