СӨЙЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. сөйләү (1–3 мәгъ.). Бу борылыш турында бездә күп һәм күптән сөйләнә. Г.Кутуй. Шекспирның бу трагедиясендә --- үсмерләрнең саф мәхәббәтләре зур фаҗига белән тәмамлануы турында сөйләнә. Р.Сәйфуллина. Ахмаклар гына бер сүз өчен чәчрәп чыгалар. Сүз сөйләнә дә бетә ул. Казан утлары

2) Башкаларны тыңлап та тормыйча, аларга игътибар итмичә, туктаусыз сөйләү. Кияү болардан күзен алмыйча карый, камил акыллы адәм кебек кире утыра, кызып сөйләнергә тотына ---. Г.Ибраһимов. --- Әлбинә һаман да бәхетледер дип уйлый иде, югыйсә кунак килеп керүгә, аның хәлен сорашмыйча, үзе турында гына ул кадәр җәелеп сөйләнер идемени ул? Казан утлары

3) Беркемгә дә мөрәҗәгать итмәстән, беркемне дә күрмәстән, үзалдына сөйләү. Гайнетдин абзый караңгылы-яктылы бүлмәдә пошнап-пошнап чишенә вә үзе сөйләнә ---. Ш.Камал. Гафият ярты юлны бер сүз дәшмичә, әллә нидә бер башын чайкаштыргалап, үзалдына сөйләнгәләп барды да кинәт әйтеп куйды. И.Гази. Шулчак бер кулы яраланып кайткан кеше бүлмәгә туп итеп килеп керде. Ул ярыйсы ук салмыш иде. Кызып, кычкырып сөйләнә. Казан утлары

4) Башка, аңлашылмаган телдә сөйләшү; аңлап булмаслык буталчык итеп сөйләү. --- яралы немец нәрсәдер сөйләнә, Хәбиров өстенә төртеп күрсәтә. Х.Камалов

5) Эшкә ашмастай, буш, нәтиҗәсез сүз сөйләү. Өйләнү – түгел сөйләнү. Г.Тукай. Ә исерек кеше белән сөйләнә торган сүз – җил тек җил. Тот аннары җил койрыгын. Казан утлары

6) Кирәгеннән артыгын сөйләп, серне ачу. Микоянда булганыгызны сөйләнеп йөрмәгез. Һәм дәшмәскә өйрәнегез. Кызларыгыз фатирыгызда. З.Зәйнуллин

Сөйләнә башлау Сөйләнергә тотыну. – Сез кайттыгызмыни, ә? Зәйни, Бәхрия, сез дә мондамыни?! – дип сөйләнә башлады [Миңлебай]. Г.Ибраһимов. --- былтыр да бер җыенда Хафиз бай: «Аны [Иркәбай] җирдән чыгарырга кирәк, ул барыбер әтрәгәләм булып киткән ---», – дип сөйләнә башлаган иде ---. А.Таһиров

Сөйләнә бирү Һаман, бернәрсәгә карамастан сөйләнүне дәвам итү. --- Сөләйманов --- беркатлылык белән ихлас күңелдән һаман сөйләнә бирә: – Әйе, Нургали абый, бер Кәримә сыерыннан гына түгел, барлык сыерлардан да шундый бозаулар аласы иде. Ә.Еники

Сөйләнә тору к. сөйләнә бирү. Зөлфирә бакчага керә килешкә үк сөйләнә торды: – Ай-һай, бүген көн кызу, көчкә килеп җиттем. Казан утлары

Сөйләнеп алу Бераз гына сөйләнү. – Хәдисендә пәйгамбәребез әйткән, ашның күчтәнәче, дигән, ашның үзеннән өстен булыр, дигән, әйе, балакайлар! – диярәк сөйләнеп алды [Хафизаттәй]. Ф.Яхин. – Миннән кемгә кала инде бу? – дип, үз-үзенә сөйләнеп алгалый торган булды [әби]. Р.Батулла

Сөйләнеп йөрү Даими, һәрвакыт сөйләнү. Былтыр клуб җиткердек. Быел менә идарә йорты салып ятабыз. Шулай, энем, моннан ары алай сөйләнеп йөрисе булма! Т.Гыйззәт. Варис баш ия торган түгел, ярый хатын китте әле, дип көлгән, шатланган булып сөйләнеп йөри. Х.Камалов

Сөйләнеп китү Кызып, мавыгып сөйләнергә керешү. – Соң, абзаң хатын-кыз затының күзе төшмәслекмени инде? Табадан чыжылдап төшкән ничәмә кайнар кабартма әрәм калды, – дип сөйләнеп китте [полковник]. Т.Галиуллин

Сөйләнеп кую Кинәт аз гына сөйләнү. [Партизаннарның] Берсе сөйләнеп куйды: – Бик аз гына үсәсең калган икән, тәти кыз. Г.Гобәй

Сөйләнеп тору Әле, хәзерге вакытта сөйләнү. – Нәрсә сөйләнеп торасың? Әйдә, ач базыңны! – дип, берәү кычкырды. Г.Ибраһимов

Сөйләнеп утыру к. сөйләнеп тору. Сабир: Тиле син. Кергәннәр [колхозга], ник кердем, дип йөриләр. Ә син, авызыңны күтәреп, керергә кирәк, керергә кирәк, дип сөйләнеп утырасың. Һ.Такташ. – Мөмкин булса, тулырак итеп сөйләгез әле. – Юлда сөйләрмен, – диде Җиһангир абзый. – Юкса без сөйләнеп утырган арада, минем акыллы Сорнаем аяк сузып куймагае. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә