СӨЙЛӘМ и. 1) Аралашу-аңлашу чарасы буларак тел. Туган тел кагыйдәләренең, сөйләм нормаларының бозылуы аерым сүзләрнең грамматик (морфологик) формаларында да ачык чагылыш таба. Р.Юсупов. Әдәби телебезнең нигезе итеп Казан арты, ягъни Арча ягы төбәге сөйләме алынган, дип рәсми рәвештә раслануга карамастан, җөмһүриятебезнең Сарман-Мөслим төбәгендәге сөйләм аңа бирешкесез. К.Миңлебаев

2) Кеше үз фикерен, уйларын язмача яки телдән белдерү өчен кулланган сүзләр, тәгъбирләр, җөмләләр җыелмасы. Һәр персонажның үзенә характерлы сөйләм табу – бик кыен эш. Ф.Яруллин

3) Телдән файдалану алымы, формасы; тел стиле. Текст эчендә мондый синтаксик чаралардан туры сөйләм дә санала ала. И.Низамов. Мелодраматик сөйләм калыплашуларның да үз аерымлыклары була. Г.Нуриев

4) Сөйләү, хикәяләү, бәян. Татар халык әкиятләрендә дә шулай бит: баштагы җөмләләр үткән заман формасында төзелә дә, аннары сөйләм хәзерге заман формасында бара. Р.Юсупов

5) Тел авазларын әйтү, яңгырату, сөйләү. Баланың сөйләме аңлашылмый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә