СӨЙЛӘК и. 1) фольк. Берәр вакыйга яки шәхескә бәйләп, телдән сөйләнә торган кыска хикәя. Безнең авылда кызыклы яки гыйбрәтле хәлләр турындагы сөйләкләрне, хикәятләрне, мәзәкләрне «дәмәк» диләр. Г.Рәхим. Икенче очрашуда, мәҗлестә баягынак [Зәйнәп апа] үзе уйлап чыгарган сөйләкне, Гөлсемнән, Халисәдән, Мәзкура, Зәмзәмия апалардан ишеттем дип, «кош балаларын» икенче түгәрәккә очырып җибәрер. Т.Галиуллин. Теркәлгән сөйләк персонажларын, аларның көнкүрештәге вазифаларын ачыкламый торып, үрнәкләрне турыдан-туры теркәү эшенә керешергә ярамый. Ф.Җәүһәрова, А.Батталова

2) әд. Беренче заттан сөйләү формасында язылган, гадәттә, юмор белән сугарылган әдәби әсәр, хикәя; үзсөйләм, монолог. Тукайның «Казанга кайтыш» дигән юлъязмасында сөйләк жанрына карый торган хикәя белән дә очрашабыз. Л.Җамалетдинов. Күчмә сюжет дигәннән, гасырдан гасырга, илдән илгә, халыктан халыкка күчеп йөри торган гыйбрәтле, еш кына фантастик вакыйга турындагы сөйләкне атыйлар. Казан утлары

Сөйләк әйтү Дөреслеккә туры килеп бетмәгән сүз сөйләү; күпертеп, үзеннән өстәп сөйләү. Эчмим дип сөйләк әйтә алмый ул. Сөйләккә керү Киң таралыш алу, риваять булып китү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә