СӨЙКЕМСЕЗЛӘНҮ ф. 1) Сөйкемлелек сыйфатын җую, сөйкемсезгә әйләнү. --- аның каршында пырдымсызланып, нәфрәтеннән тагын да сөйкемсезләнгән, кадер күрмәгәнлектән тупасланып иртә картайган, керле чәч очлары берет астыннан тырпаеп чыккан Ниса нинди ямьсез, котсыз күренде. М.Маликова

2) Сөйкемсезлек күрсәтү, сөйкемсез итеп күрсәтә торган берәр гамәл кылу; сөйкемсез булып кылану. Нигә кинәт кенә шундый сөйкемсезләнде соң Изаелым? Р.Гаязетдин

Сөйкемсезләнә бару Торган саен сөйкемсезләнү. Үткәннәре шушы көннән-көн сөйкемсезләнә барган карчыкның күзләренә язылып, уелып-чокылып калган түгелме?! Т.Гарипова

Сөйкемсезләнә төшү Беркадәр сөйкемсезләнү, тагын да сөйкемсезләнү

Сөйкемсезләнеп калу Соңгы арада яки ниндидер бер вакыйгадан соң сөйкемсезрәккә әйләнү

Сөйкемсезләнеп килү Сөйкемсезлек сыйфаты ачыграк, ныграк сизелү

Сөйкемсезләнеп китү Ниндидер сәбәптән, вакыйгадан соң сөйкемсезләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә