СӨЙКЕМСЕЗ с. 1. Сөйкемлелеге булмаган, сөйкемле түгел, күңелгә ятышсыз. Сөйкемсезгә сөйкәлмә. Мәкаль. Әмирхан Еникидә нинди генә татарлар юк. Сөйкемлеләре, сөйкемсезләре, киң күңеллеләре, икейөзлеләре, акыллылары, ахмаклары, зыялылары, наданнары – барысы да бар. Т.Миңнуллин 2. и. мәгъ. Сөйкеме булмаган, күңелгә ятышсыз кеше. [Сәрби:] Аларның койрыгы булган менә бу сөйкемсезне дә алырга иде. Т.Гыйззәт. Алексей күзләрен шаянландырып елмайды: – Нигә, без сөйкемсезләрмени? – Белмим. – Кыз сүзне озайтырга теләмәде. Х.Камалов ◊ Сөйкемсезгә сөйкәлү Сөймәгән, якын итмәгән кешегә сыенырга омтылу. Сөйкемсез сөяге булу к. сөйкемсез сөяк булу. Сөйкемсез сөяк Күңелгә ятышсыз, кемдер үз итмәгән, яратмаган кеше. Яратмады ул мине, сөйкемсез сөяк булдым мин ул аксак хәшәрәткә... Казан утлары. Сөйкемсез сөякләр белән яшәве дә бик авыр бит, атасы. М.Хәбибуллин // Күңелгә ятышсыз сыйфат. Сөйкемсез сөяк булу Сөйкемсез итеп күрсәткән, күңелне биздергән берәр сыйфаты булу аркасында, кемгәдер ошамау, кем өчендер яратмаган кеше саналу. Камил әфәнде үзенең сөйкемсез сөяге барлыгын белә иде. Ф.Яхин |