СӨЙКЕМЛЕЛЕК и. Сөйкемле, ягымлы булу сыйфаты. Сөйкемлелектә икән хикмәт. Бар искиткеч чибәр кешеләр, ләкин ярты сәгать сөйләшеп торгач, аның тышкы матурлыгы югала бара, --- кешенең эчке дөньясы гүзәллек белән тулмаса, аның тышкы матурлыгы юкка чыга. Р.Батулла. Шуңамы, кызлардагы тышкы матурлыкка караганда, аларның сөйкемлелеген артыграк бәяләде Газиз. Чөнки сөйкемлелектә үзенә бер аерым күркәм сыйфат, тирән мәгънә барлыгын белде. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә