СӨЙКЕМЛЕЛӘНҮ ф. Сөйкемлегә әйләнү, сөйкемлелек сыйфатына ия булу. Соңгы вакытта ул [Гәүһәр] бераз суырыла төшкән, ябыккан, әмма карар күзгә бик сөйкемлеләнгән. Г.Әпсәләмов. – Нигә алай дип әйтәсең? – диде ул [Мостафин], тагы да сөйкемлеләнеп. Х.Камалов Сөйкемлеләнә бару Торган саен сөйкемлеләнү. Баладан соң Рәйсә күзгә күренеп сөйкемлеләнә барды. Р.Батулла Сөйкемлеләнә төшү Беркадәр сөйкемлеләнү; тагын да сөйкемлеләнү Сөйкемлеләнеп бару Акрынлап, вакыт узган саен сөйкемлерәк булу Сөйкемлеләнеп калу Соңгы арада яки ниндидер бер вакыйгадан соң сөйкемлерәккә әйләнү Сөйкемлеләнеп килү Соңгы арада сөйкемлеләнү Сөйкемлеләнеп китү Ниндидер сәбәптән, вакыйгадан соң яки күпмедер вакыт узу белән сөйкемлеләнү. Әйе, Вася соңгы вакытларда матураеп, сөйкемлеләнеп китте шул. Ф.Яруллин |