СӨЙКЕМЛЕ с. Матур, ягымлы, мөлаем; яраттыра, караттыра, үзенә җәлеп итә торган. Шушы минутка хәтле аңа сылу, күркәм, сөйкемле булып күренгән Камилә, кинәт шөкәтсез, иләмсез, тупас булып күренә башлады. А.Таһиров. Ләйсән яңгыр барыбер яңгыр инде, Тик нигәдер күзгә сөйкемле. Яз сөенече белән керфекләрдә Энҗеләнгән яшьләр шикелле. М.Җәлил. Бик беләсең килсә, синнән сөйкемле, синнән чибәррәк егет юк та әле безнең класста! В.Нуруллин ◊ Сөйкемле сөяге булу Башкаларның игътибарын җәлеп итәрлек, яраттырырлык, сөйкемле күрсәткән берәр сыйфатка ия булу. Булса да булыр икән адәм баласында сынмас сөйкемле сөяк. Ф.Яхин. Аз сүзле, үз эченә бикләнгән бу адәмнең ниндидер бер сөйкемле сөяге бар иде бугай. Р.Мирхәйдәров. Сөйкемле сөяк Яраткан яки күңелгә хуш килгән, сөйкемле кеше; сөйгән яр, җанаш. Беркатлы Бибисара яңадан үзенекен каерды: – Анысы инде, Хатирә, безнең Гөлшәһидәбез кебек үк сөйкемле сөяк булмас, – диде. – Бриллиант йөзек кашы! Болгар нәселеннән! Г.Әпсәләмов. Таныш булыйк: мин – Ләбибә, менә бу ак йөзлесе – Рәҗибә, ә теге сөйкемле сөяк Хаҗия булыр. Ф.Яруллин. Берәүләрдә беләк көче, икенчеләрдә акыл үткенлеге, я булмаса җор тел, кешеләрнең күңелен җәлеп итә торган сөйкемле сөяк, ниһаять. Кызганыч ки, язмыш Фирдүскә боларның берсен дә бирмәгән иде. М.Маликова |