СӨЙКЕМ и. Сөйкемлелек сыйфаты. Түгәрәк йөзенең бит урталары уйсуланып тора, елмайганда, ул уйсулык, тирәнәеп, нәни генә чокырчыкка әверелә һәм кызга аерым бер сөйкем өсти. Н.Әхмәдиев. Көлгән чакта бит алмаларында сөйкем чокырлары ярала торган, ифрат та матур тавышлы, теремек Шаран кызы [Өммегөлсем] Гарифулла укуын тәмамлыйсы елда кыска вакытлы курсларга килгән иде. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә