СӨЙКӘ’Ү ф. Җиңелчә, аз гына терәтеп сөяү. Үрәчәле чана түренә капчыкны сөйкәдем дә күп итеп салынган печән өстенә менеп кырын сузылдым. Ш.Маннур

Сөйкәп кую Сөйкәлгән хәлгә китерү. Бернәрсә дә чыкмагач, аунап яткан берничә күсәк-таяк сөйкәп куеп, үрмәләп менеп китә. К.Җәмит

Сөйкәп тору Бертуктаусыз, рәттән сөйкәү

Сөйкәп чыгу Һәрберсен бер-бер артлы сөйкәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә