СӨЙКӘЛҮ ф. 1) төш. юн. к. сөйкәү 2) Берәр җиргә аз гына орынып тору, таяну яки бераз гына вакытка сөялү. Менә әле дә, тупса аша үтеп, үзенең тамагын туйдыручысының фаҗигале халәттә булуын аңлап алгандай, җәһәт кенә сәкегә сикереп менде һәм тартыша-тартыша елаган хуҗабикәсенең кулбашына сырты белән сөйкәлеп ятты. А.Хәлим. Өстәлгә сөйкәлеп, куллары белән битен каплый. К.Җәмитов 3) күч. Берәүгә сыену, таяну; назлану. Сөйкемсезгә сөйкәлмә. Мәкаль. Сөймәгәнгә сөйкәлмибез, сөюче булыр әле. Р.Сәгъди. Сөймәгәнгә сөйкәлмиләр, үз кадерен беләләр. Кызыл таң Сөйкәлә бирү Беркемгә яки бернәрсәгә карамастан сөйкәлү Сөйкәлеп йөрү Әле монда, әле тегендә барып сөйкәлү. [Кыз – яратмаган егетенә:] Моннан соң янымда сөйкәлеп йөрмәвеңне телим. Ш.Камал Сөйкәлеп тору Сөйкәлгән хәлдә булу |