СӨЙДЕРҮ I ф. 1) йөкл. к. сөю. Бер генә сөйдер! А.Хәлим. Бу хатын аны сөя дә, сөйдерә дә белә. М.Хәбибуллин. Ләкин, ничек кенә үптерсә дә, назлатып сөйдерсә дә, актин-ак, сафтин-саф тәненә Ленарның дәртле, мәхәббәтле һәм ымсындыргыч тәнен якын җибәрми иде... [Зәлидә]. Г.Гыйльманов

2) Үзеңә караттыру; яраттыру; сөяргә этәрү. Аларны суындырырга дигәнен түшәкләренә тегәргә кирәк, үзеңне сөйдерергә дигәнен иреңә изеп эчерергә кирәк. Г.Исхакый. Кортка әле тагын сөйдерә дә, боздыра да, ди, имеш. Сөйдерүе бер хәл, боздырса бит эшләр яман. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә