СӨЙДЕРГЕЧ и. 1. Берәүне сөйдерү нияте белән кулланыла торган им-том чарасы. Шул ук фатирда һәртөрле сөйдергеч имнәре, боздыргыч тылсымнары, туздыргыч дәвалары --- табарга мөмкиндер. Г.Тукай. Ярдәм итми, сөйдергеч тә таккан идем. Р.Батулла. Яшь кызлар, берәр егеткә гашыйк булып, аны үзенә каратыр өчен, имче карчыклардан сөйдергеч бөтиләре яздыра торган булганнар. Ватаным Татарстан

2. с. мәгъ. Сөйдерә, яраттыра торган. --- хәзрәтләрнең череп беткән бәддогасына алданып куркып тормак заманы кәчмештер һәм дә ялганчы әбиләрнең сөйдергеч, биздергеч догаларына ышану заманасы калмыштыр. Г.Тукай. Ә син, фәрештәләр фәрештәсе, нигә таң алсулыгы кунган битләрең уртасындагы фәрештә үпкән сөйдергеч урыннарны чокыр дип йөртәсең? Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә