СӨЙГӘН с. 1. Яраткан; сөекле; якын иткән, үз иткән. Маһитапның сүзләрендә, мөнәсәбәтендә ул һәрвакыт кыз туганының кайгыртучанлыгын һәм сөйгән кызының назын тоя. А.Таһиров. Аның сөйгән кызы бар. Бәлки, вәгъдәләшкән үк булгандыр. М.Хәбибуллин 2. и. мәгъ. Яраткан, ошаткан кеше, сөйгән яр; якын, сөекле кеше. Сөйгәнем, хат язам Сугышның үзеннән... Тик шәүләм сүнмәсен, Китмәсен күзеңнән. Р.Вәлиев. Егет эндәшми, сөйгәненең татлы иреннәренә иелә... Казан утлары |