СӨЗҮ II ф. 1. 1) Чүптән, чит катнашмалардан чистарту-арындыру өчен, берәр сыеклыкны сөзгеч, иләк, марля һ.б.ш. кебек вак тишекле әйбер аркылы агызып үткәрү; чүбен, чит катнашмасын аерып калдыру. Яңа кар нинди ак, сокланырлык пакь! Чәйгә дип кайнатып, марля аркылы сөзгән идек, сөрем утырып калды. Ш.Галиев. Дөрес, бер атнадан ут күршеләребез шәһри Казанны электр уты белән, ә су күршеләребез биофильтр аша сөзгән чиста су белән тәэмин итештеләр. А.Тимергалин

2) Гадәттә, балык һәм башка су җәнлекләрен ятьмә, сөзгеч һ.б.ш. җайланмалар ярдәмендә аулау, тоту. Мин тормышның ашау-эчү, кар көрәү, маймыч сөзү, таң ату һәм кич булу кебек хәлләрдән генә тормавын --- тойдым. Р.Вәлиев. Авыл очында буа бар. Сазан, карп. Ятьмә бирәм, сөзегез! З.Зәйнуллин

3) Аралап, актарып җыю. Уң кулын чалбар кесәсенә тыгып, аның төбеннән вак акчалар сөзеп чыгарды. М.Кәбиров

4) күч. Барлап, аерып, сайлап, әйбәтрәген алу, кулга төшерү. Элек чыккан китапларда --- шагыйрьнең шигырьләре кулъязмалардан, чыккан китаплардан сайлап төзелгән, сөзеп алынган дигән сүз. Н.Нәҗми

2. рәв. мәгъ. 1) Ашыкмыйча, аз-азлап, йотым-йотым гына. Фазылның сынап караганы бар, ләкин ул Мөнирҗан шикелле алай уптым илаһи эчә алмый. Яңа туган бозау сыман сөзеп-сөзеп эчә. Анда да авырлык белән. Н.Әхмәдиев. Йолдызларын читкә этәреп, сөзеп кенә зәңгәр һава эчәм. Җидегән йолдыз чүмече елгага тиеп тора. Ш.Галиев

2) Кирәген генә сайлап, кыскартып, гомумиләштереп, сөземтәсен генә аерып. Менә ул мөмкин кадәр кыска итеп, сөзеп-сыгып кына сөйләде дә бирде. Н.Фәттах. Кемнәргәдер өеп бирә. Укаларга төреп кенә. Кемнәргәдер сөзеп бирә – Энә очына элеп кенә. Казан утлары

Сөзә башлау Сөзәргә керешү

Сөзә бирү Бернәрсәгә карамастан сөзүен дәвам итү

Сөзеп алу Бераз сөзү, тиз генә сөзү

Сөзеп ату Тиз арада сөзү гамәлен башкару

Сөзеп бетерү Барысын да тоташтан сөзү. [Райпищекомбинат директоры] «Елгадагы балыкны сөзеп бетермәдеме икән?» – дип шикләнеп куйдым мин. Ә.Еники

Сөзеп йөрү Әле, хәзерге вакытта сөзү гамәлен башкару; даими сөзү белән шөгыльләнү

Сөзеп карау Сөзәргә омтылу, сөзәргә тырышу; сынау максаты белән сөзү. [Сәетҗан:] Коръән алып ант итәм, сүзләрем дөрес. Менә сезгә ак яулык – суны сөзеп карагыз, үз күзегез белән күрерсез. Т.Гыйззәт

Сөзеп кую Алдан хәстәрен күреп сөзү; тиз арада сөзгән хәлгә китерү

Сөзеп ташлау Тиз арада, озакка сузмыйча, сөзгән хәлгә китерү

Сөзеп тору Әле, хәзерге вакытта сөзү; даими рәвештә сөзү гамәлен башкару

Сөзеп чыгу Барысын да бер-бер артлы сөзү. Бер яктан сөзеп чыккач карасалар, сөрәкәнең койрыгы тулы төрле зурлыкта фәкать җәен балыклары гына килеп чыкты. Т.Нәбиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә