СӨЗҮ I ф. 1) Мөгезе, маңгае белән төртү, чәнчү, бәрү; башы, күкрәге белән этү (гадәттә, хайван тур.). Нәрсә? Синең сыер минем сыерны сөзеп үтергәнме? Нигә соң, ахмак, карамадың? Т.Гыйззәт. Нигъмәтулланы әйтәм, карт үгезен жәлләп елап утырган була, кадалып китсен карт үгезе, баламны сөзеп үтерә язды. З.Кадыйрова 2) Баш белән су, һава һ.б.ш.ны ерып, эткән кебек хәрәкәт ясау. Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм; Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. Г.Тукай. Агент, маңгае белән алга таба сөзеп, кызга төбәлде. Х.Камалов 3) күч. Дикъкать белән, текәлеп карау; күз карашы белән иңләп, айкап чыгу. Ул голт-голт эчте дә, арыган күзләре белән тирә-юньне сөзеп: – Ә Неплюйко? – дип сорады. И.Гази. [Вәкил] каш астыннан тагын бер сөзеп карады. – Әтиең белән бәйләнешең бармы? М.Мәһдиев. Зариф тирә-якны сөзеп күздән кичерде. А.Хәлим ◊ Сөзәм дигән сыерга Ходай мөгез бирмәгән к. сөзгәк сыерга Ходай мөгез бирми. Янына килергә куркырсың, дип әйтер идең – буе кечкенә. Сөзәм дигән сыерга Ходай мөгез бирмәгән, ди. М.Мәһдиев. Сөзәм дигән сыерның мөгезе сынган «Миңа янап, үзең җиңелә күрмә» дигән мәгънә салынган кисәтү Сөзә башлау Сөзергә керешү Сөзә бирү Бернәрсәгә карамастан сөзүен дәвам итү Сөзә язу Чак кына сөзми калу Сөзеп алу Тиз арада сөзү; бер мәртәбә сөзү. Аны [Сәгыйдәне] Газизнең ярдәмчесе авыр гына караш белән сөзеп алды да: – Сез Газизгә килдегезме? – диде. Һ.Такташ. Ул, теләктәшләр эзләп, күзләре белән бүлмәне сөзеп алды. М.Әмирханов Сөзеп ату Тиз генә сөзү. Бездә – бозау. Сөзеп ата, аз гына кыймылдасаң. Сарбай исә бик тешләми, Үзенә кагылмасаң... Г.Гыйльманов Сөзеп бетерү Барысын да сөзү Сөзеп җибәрү Кинәт сөзү. Кәҗә тәкәсе аны сөзеп җибәрде Сөзеп кую Кинәт бер мәртәбә сөзү Сөзеп ташлау Тиз арада сөзү Сөзеп тору Әле, хәзерге вакытта сөзү; әледән-әле, даими сөзү Сөзеп үтү к. сөзеп чыгу. Мәнсез бу адәм безне, куркуга баткан бәндәләрне, карашы белән сөзеп үтте һәм Алиядә тукталды ---. Ф.Гыймалтдинов Сөзеп чыгу Берсен дә калдырмыйча, барысын да рәттән сөзү. Алар, ишек катында туктап, фойедагы яшьләрне күзләре белән сөзеп чыктылар. Г.Галиев. [Әхмәт Фәйзи] --- ишек төбендә туктап калды да, кара кысалы күзлек пыялалары аша бүлмәне сөзеп чыккач, Афзал Шамов янына барып утырды. Л.Ихсанова |