СӨЗЕМТӘ и. 1) к. сөзек (1 мәгъ.). Компот сөземтәсе 2) күч. Нәрсәне дә булса иң соңында гомумиләштереп ясалган фикер; йомгак, нәтиҗә; сыгымта. Хәер, СССРда да, мәктәпләрдә «марксизм-ленинизм» һәм «сталинизм» өйрәтүләре сөземтәсеннән чыгып укытылган бу сәер илдә дә, төрки-татарлар үҗәтләнеп белем алырга омтылалар. Г.Исхакый. Егет аз сүзле, саран сүзле булса да, әйткәне, гадәттә, мәгънәле, төпле күзәтү сөземтәсе булып чыга. Т.Галиуллин |