СӨЗДЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. сөзү. Күмер күзле, ялкын йөзле бу малай үзенең кәҗә тәкәләреннән өйдәге бөтен нәрсәне сөздереп бетергән: кече яктагы савыт-сабалар да, стенадагы әби йөзедәй саргайган көзге дә, сәкегә өелгән мендәр-ястыклар да калмаган. Ф.Яруллин

2) Эттерү; бәрдерү; көч ярдәмендә башка урынга күчерү. --- Бакый, машинасы белән сөздереп, капканы аударды, коймаларны иште. Н.Гыйматдинова

3) Якын китерү, терәтү; төрттерү. Идегәй алай дигәндә, Саллар салга килгәндә, Норадын салны сөздереп, Салны салга бәйләде. Дастан

Сөздерә бару Рәттән, барысын да сөздерү

Сөздерә башлау Сөздерү гамәленә керешү

Сөздереп алу Тиз арада сөздерү

Сөздереп бетерү Барысын да сөздерү

Сөздереп ташлау Кинәт, көтмәгәндә сөздерү. [Айрат] --- көннәрдән бер көнне бульдозер алып кайтты да өй артындагы бәрәңге бакчасының яртысын кызыл балчыкка кадәр сөздереп ташлады. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә