СӨЗГЕЧ и. 1) Сыеклыкларны сөзеп, чит катнашмалардан, чүптән чистарту-арындыру өчен кулланыла торган иләк сыман җайланма. Ул, сөзгеч өстенә ике кат марля куеп, сөтне сөзде. А.Гыйләҗев

2) к. сөзге. Сөзгечнең җебен тотып, алмаш-тилмәш утырып карадык. Кичтән кәсебебез уңмады. М.Кәрим. Елга буена барганбыз да, аягым шуып, суга төшеп киткәнмен. Балыкчы Закирҗан абый янда булып, йомры сөзгече белән эләктереп алмаса, бу дөньяда каберем дә булмас иде инде. М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә