СӨЗГЕ и. 1) Тоткычлы кыршауга беркетелгән вак күзәнәкле ятьмә капчыктан гыйбарәт балык сөзү, балык аулау коралы; сөрәкә; русчасы: сачок. Балыкчылар, зур сөзгеләренең озын саплары югалып беткәнче суга чумдыра-чумдыра, балык аулыйлар. Г.Ибраһимов

2) Ике колга арасына тотылган ятьмәдән гыйбарәт гади балык тоту коралы; русчасы: бредень. Ерактан балыкчыларның җырлап сөзге тарткан тавышлары ишетелә. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә