СӨЗГӘК с. 1. 1) Сөзү гадәте булган, сөзешә торган. Чем кара – елан түгел, мөгезле – сөзгәк түгел, канатлы – песнәк түгел, очканда мыш-мыш килә, туфракка яшеренә. Бу нәрсә, я, кем белә? Табышмак. Гадәттә, сөзгәк үгезләрнең мөгезенә агач калып кигезеп яхшы итәләр, чөнки калыбына карап, үгезнең сөзгәк икәнен ерактан күреп, саклану чаралары күрергә мөмкин. Р.Батулла 2) күч. Туры, текәлеп караган. Беттем: баттым зәңгәр тирәнлектә! Коткармагыз. Күзләре – мөгезләре, сөзгәк күзләр! Аһ, тагын бер сөзсәче! Ш.Галиев. Пешкән карлыгандай кара, сөзгәк күзле, өлгергән гәүдәле ханымның үзенә кадерле җан икәнен җаны, тәне, яралы күзәнәкләре белән тойды Сәет шул мизгелдә. Т.Галиуллин 3) күч. Туры сөйли, сүзен йөзгә бәреп әйтә торган. Сөзгәк, типкәк, тешләк кешегә дә без «сатирик» дибез түгелме соң? Р.Батулла 2. и. мәгъ. Сөзү гадәте булган, сөзешә торган мал. Илсөяр, сөзгәкне каргый-каргый, эзләргә китте. Р.Хәбибуллина ◊ Сөзгәк сыерга Ходай мөгез бирми Эш майтарган кыяфәт белән бар нәрсәгә тыкшынып йөргән булдыксыз кеше турында. Ләкин Ходай сөзгәк сыерга мөгез бирми интектерә. Фазыл белән Гөлфәния арасындагы мөнәсәбәтне белүчеләр исә мыек астыннан елмайды: гыйшык уты диләр аны! Н.Әхмәдиев. Утырганда, буйга кыскалыгы бик сизелмәсә дә, кыска аякларына баскач, тагын да кечерәеп, утырган урындыгыннан аз гына югарырак булып калды. Сөзгәк сыерга Ходай Тәгалә мөгез бирми шул. Т.Галиуллин. Сөзгәк сыер мүкләк була к. Сөзгәк сыерга Ходай мөгез бирми. Сөзгәк сыер сыман Бар нәрсәгә тыкшынып, бер сәбәпсез бәйләнеп йөргән кеше турында. Сөзгәк тана Теләсә кая тыкшынып, әрсезләнеп, комсызланып йөргән кеше. Сөзгәк үгез к. сөзгәк тана. Власть башында утыручы сөзгәк үгезләр өчен без аңгыра сарыклар гына бит. Ф.Яруллин |