СӨЗӘКЛЕК и. 1) Сөзәк булу сыйфаты. Сөзәклек нинди рельеф формасының өлеше булып тора (калкулык, ерым, елга ярлары һ.б.), ул горизонтның кайсы ягына карый ---. Башлангыч география курсы

2) Сөзәк җир, урын. Буталыш китте, мотоцикллар бер-берсенә бәрелешеп бетте, берсенең тәгәрмәче ычкынып, сөзәклектән чокырга хәтле тәгәрәп килде. Х.Камалов. Текә тауны кайчандыр уеп кискәннәр, йөк белән йөргәндә, сөзәклек уңайлы. М.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә