СӨЗӘКЛӘНҮ ф. Сөзәккә әйләнү. Бакча бик озын, сөзәкләнеп, инеш ярына чаклы төшә. Ә.Еники. Блиндаж авызыннан түбәнгә сөзәкләнеп, матур үзән сузылып киткән иде. К.Хисамов Сөзәкләнә бару Торган саен ныграк сөзәкләнү. Күз салам югарыга. Иң биек җире, аннан ары тау сөзәкләнә бара, үзәнгә әверелә ---. М.Кыям Сөзәкләнә башлау Сөзәкләнү билгеләре күренү. Аяк астында җир сөзәкләнә башлады, сулышка да җиңелрәк булып китте. Н.Хәсәнов Сөзәкләнә төшү Бераз сөзәкләнү, тагы да сөзәкләнү. Сул як текә, тик уң яктан сөзәкләнеп төшкән бер җирдән барып кына, чокырны читләтеп үтәргә мөмкин. Х.Камалов Сөзәкләнеп калу Ниндидер тәэсирдән, вакыйгадан соң сөзәкләнү. Сөзәкләнеп калган ярдан җайлап түбән төшәм. Г.Хөсәенов Сөзәкләнеп килү Аз-азлап, акрынлап сөзәкләнү. Елганың көтү йөри торган яр буе сөзәкләнеп килә Сөзәкләнеп китү Кискен, кинәт кенә сөзәкләнү. Бу урында яр сөзәкләнеп китә, ә упкын арырак. Ф.Яхин. Су станциясеннән соң тау аз гына сөзәкләнеп киткән кебек була. Т.Нурмөхәммәтов Сөзәкләнеп тору Һәрвакыт, даими сөзәкләнгән хәлдә булу. Инешнең бирге ягы ап-ак булып сөзәкләнеп тора, анда кая карама вак таш сибелгән иде. Т.Нурмөхәммәтов |