СӨЗӘК с. Әкренләп түбәнәя барган, берникадәр авыш, текә түгел. Хәвеф-хәтәр булмадымы дип, берсе артыннан берсен сорашканда, сөзәк кенә тауны төшәргә килеп җителгән иде. А.Таһиров. Шаша, таша елгалар – Тотып торалар ярлар: Берсе текә, берсе сөзәк... Берсе – акыл, берсе – йөрәк. Н.Сафина. Ләкин утырма токымнардан торган бу таулар да сөзәк, түбәләре яссы. Материклар һәм океаннар географиясе |