СӨЗӘГӘЮ ф. к. сөзәкләнү. Ат юлы Әхтәм урамы башыннан берничә дулкын ясап сөзәгәеп төшә дә, Кабан өстеннән кыйгач кына сузылып, --- тыкрыкка барып тоташа. Т.Нурмөхәммәтов

Сөзәгәеп калу Ниндидер тәэсирдән соң сөзәгәю

Сөзәгәеп килү Аз-азлап, акрынлап сөзәгәю

Сөзәгәя бару Торган саен ныграк сөзәгәю. Без килгән урамның асфальты бетүгә, тәпиләп сөзәк үрдән төшәсең дә әнә шул йоп-йомшак чирәмлеккә аяк басасың. Ә яр буе тагын да сөзәгәя бара ---. М.Вәлиев

Сөзәгәя башлау Сөзәгәю билгеләре күренү

Сөзәгәя төшү Бераз сөзәгәю; тагы да сөзәгәю



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә