СӨЕНЧЕ и. 1) иск. к. сөенеч1. (2 мәгъ.). Ул Җәбраил әйтте: «Тугры Арын әйт тә бирен әйт, Барын әйтмә, берен әйт: Унҗиде дус, сөенче, Тора килеп киенче». Дастан. Сөенче, сөенче, милләт тәрәккый итә! Г.Исхакый

2) Куанычлы хәбәр ирештерүчегә бирелә торган күчтәнәч. – Кияү өйдә, сөенче бирсәң, кияүне күрсәтербез, – диде Чуляк вәзир. Әкият. Исмәгыйльнең эштән кайтып керүенә, хатыны Гөлбанат: – Биетәм хәзер үзеңне, сөенче бир! – дип каршы алды. Ф.Яхин

Сөенче алу 1) Шатлыклы хәбәрне беренче әйтеп, берәүне сөендерү. Әти кешенең авызы колагына җитте, рәхмәтләр әйтә-әйтә, сөенче алырга, бәби тәпие юарга чыгып йөгерде. З.Кадыйрова; 2) Шатлыклы хәбәр ирештергән өчен нинди дә булса бүләк, тәм-том алу. Шул шау-шу эчендә баягы шаһитларның яшьрәге Вәлиморат акрын гына торды, чикмәнен, бүреген, чабатасын киде дә өндәүче Чокыр Хәбип йортына, кияүдән никах сөенче алырга дип чыгып йөгерде. Г.Ибраһимов. Әтинең кайтканын беренче күрүче, гадәттәгечә, сөенче алган. Татарстан яшьләре. Сөенчегә сул (уң) колагың үзеңә Шатлыклы хәбәр таралып өлгергәннән соң, ул хакта белмичә, сөенеч алам дип, берәр бүләк өмет иткән кешегә яки бирер бүләк булмаганда әйтелә торган сүз. Үзе чаба, үзе оран сала: «Сөенче! – ди [малайчык]. – Миңа алдырык!» «Сөенчегә – сиңа сул колагың!» – Кемдер үрти йөрәк яндырып. А.Юнысова. Сөенче – өстең-башың киенче Элек татар халкында сөенечле хәбәр китергән кешене затлы кием-салым белән бүләкләү гадәтенә бәйле әйтелә торган сүз



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә