СӨЕНҮ ф. Куану, шатлану. Лимон авыру карчыкның нәфесе бик теләп торган нәрсәсе иде, ул аңа бик сөенде, хәтта кулына алып иснәп-иснәп тә карады. Ә.Еники. Җаның барда сөен, тыңла яшәү көен. Авыз йомып торма, кушыл да бер җырла. Р.Харис Сөенә башлау Сөенергә тотыну. Дөресен әйткәндә, мин никтер бу чемоданның барлыкка килүенә сөенә башладым. З.Хәким Сөенеп алу Кыска вакыт сөенү. «Ярый ла тәвәккәлләп кайттым әле!» – дип сөенеп алды Әһлия. К.Тимбикова Сөенеп бару Даими сөенү. Якташыбызның эшчәнлеген күзәтеп, уңышларына сөенеп барабыз Сөенеп җибәрү к. сөенә башлау. Патша сөенеп җибәрә ---. Әкият Сөенеп йөрү Даими, озак вакыт сөенү. Малай-шалай сөенеп йөри ---. Г.Афзал. Мин әле кызларның кайсына өстенлек бирүемне анык кына аңлап бетермәсәм дә, атналар буена кош тоткандай сөенеп йөрим. Ф.Хуҗин Сөенеп китү Ниндидер сәбәптән кинәт сөенү. Синдбад шул турыда исенә төшергәч сөенеп китә. Әкият Сөенеп кую Бер тапкыр сөенү; бераз сөенү. Людмила Борисовна, ниндидер яшерен серләрне белгән кеше төсле әйтеп, шушы сүзләреннән сөенеп тә куйды. Ф.Яхин. Олы юлга төшкәч, Гайнан тагын бер сөенеп куйды: күңелендә таралып яткан хисләрен, уй-фикерләрен тупларга, тәртипкә китерергә җай чыгачак бит... Г.Гыйльманов Сөенеп тору Хәзер сөенү, сөенү хәле кичерү; даими, гел сөенү. Иҗат җимешләреңне системалы укып, сөенеп торам. Үгездәй тап-таза әдипләребезне уздырып иҗат итәсең. Рәхмәт! Ф.Яруллин. Элек булса, бөтен авыл килеп булышыр иде, ә хәзер әнә, [йорты янганга] бөтенесе сөенеп кенә тора. Ф.Бәйрәмова |