СӨЕНЕЧЛЕ с. 1. 1) Сөендерә торган, шатлыклы, күңелле; шатлык-сөенеч китерә торган. Монда мин белгән Юллар сөенечле. Илемне сөйгән Өчен мин көчле... З.Нури. Сугыш... Кара болыттай ябырылып, өермәдәй өерелеп, ир-егетләрне авылдан, кыр-болыннардан, сөенечле көннән, якыннары кочагыннан йолкып-кубарып, чыклы иртәдә ут эченә алып китте... Казан утлары

2) Сөенү-шатлану хисләрен белдерә торган, куанычны күрсәтә торган. – Улым, тор әле, – диде Таибә абыстай әкрен генә, серле һәм сөенечле бер тавыш белән. Ә.Еники. Сәетнең бөтен барлыгын сөенечле, шатлыклы, шул ук вакытта төерле, кантарлы дулкынлану биләде. Т.Галиуллин

2. рәв. мәгъ. Сөенеп, куанып. Артымнан Салих та килеп җитте. – Бәгырь, ник болай куян шикелле качтыгыз? – диде ул, сөенечле көлемсерәп. Ә.Еники. Сөйләштек. Кыз сөенечле елмаеп баш какты. Мирхас атын кырт кына борып, ишегалдыннан чыгып китте. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә