СӨЕНЕЧ и. 1. 1) Сөенү, куану, канәгатьлек хисе; шатлык. Пәйгамбәрлек-нәбилек син алачаксың Һәм мәмләкәт иясе син булачаксың, Рәхәтләр һәм сөенечләр табачаксың ---. Кол Гали. «Канлы байраклар» югары селкенә, Саф йөрәкләр сөенеченнән җилкенә. Оныта алмам мәңге бу шатлык көнен: – Яшәсен чын хөррият!.. – актык сүзем. М.Гафури

2) Сөенечле, шатлыклы, күңелле хәбәр. Мин Галимҗан ага Ибраһимов янына барам! Мин Ялтага китәм! Бу көтелмәгән тау хәтле сөенечне кемгә булса да әйтергә, шатлыкны бүлешергә кирәк. И.Салахов. – Булды, – диде Габдулла абый, – сезне аерым палатага салачаклар. – Әнинең күзләре шул сөенечтән яшьләнгән икән. Ф.Яруллин

2. с. мәгъ. Сөенечле, шатлыклы, күңелле. Патша, шундый зур сөенеч хәбәрне ишеткәч, тәхетеннән торып, кызы янына юнәлде. К.Насыйри

Сөенеч алу к. сөенче алу. [Әкълимә:] Гөләндәм апа, җаным! Баягысы барышлый булса, бусы кайтышлый. Сөенеч алырга кердем. Ф.Хөсни. – Зөлфия, әбигә бүләк бир. Сөенеч алган өчен, – дип сүзгә кысылды Сәет. Т.Галиуллин. Сөенеч бирү Шатлыклы хәбәр җиткереп сөендергән кешене бүләкләү. Әниеңә барып сөенеч бирим. Г.Исхакый. Сөенече эченә сыймау Нәрсәгәдер нык сөенү, шатлану, куану. Алар --- җиләклекнең уртасына килеп чыктылар. Икесенең дә сөенече эчләренә сыймады, дөньяларын онытып, җиләк җыйдылар. З.Кадыйрова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә