СӨЕНДЕРҮ ф. Сөенүгә сәбәпче булу, шатландыру, күтәренке кәеф өстәү. Кил, сөендер, дилбәрем, кил, шат булыйк, Кил, көлик, сөеник, сәгадәтләр телик. С.Сүнчәләй. Тукта, Әхмәт абзыйларга әйтеп сөендерим әле. Т.Гыйззәт

Сөендерә башлау Сөндерергә керешү

Сөендерә килү к. сөендереп килү. Язучы укучыларын берсеннән-берсе кызыклы китаплар белән сөендерә килә

Сөендереп алу Беркадәр вакыт, бераз сөендерү

Сөендереп җибәрү Кинәт, көтмәгәндә сөендерү. Соңгы елларда районыбыз авылларындагы җирле хастаханәләрнең төрле сәбәпләр белән эшләүдән туктавын ишетеп йөрәк әрни иде, ә бу хәбәрләр күңелне күтәреп, сөендереп җибәрде. Шәһри Казан

Сөендереп килү Күптәннән бирле сөендерү; эзлекле рәвештә сөендерү. Рәссамнар --- яңадан-яңа эшләре белән тамашачыларны сөендереп киләләр. Шәһри Казан. Кызыбыз укуындагы яхшы нәтиҗәләре белән сөендереп килә

Сөендереп кую Кинәт, уйламаганда бер мәртәбә сөендерү. Җибәргән кайбер хаталар сөендереп тә куя мине. Чөнки алар теге яки бу текстка гаделлек өстиләр, чынбарлыкны дөресрәк аңларга ярдәм итәләр. Шәһри Казан

Сөендереп тору Әле, хәзерге вакытта сөендерү; гел, даими сөендерү. Якташларыбыз Россия күләмендәге җиңүләре белән сөендереп тора. Шәһри Казан. Табигать игенчеләргә хәерхаһлы булды: җылы, коры, матур көннәре белән сөендереп торды. Татарстан яшьләре. Ризыкларны төрләндереп, якыннарымны сөендереп торам. Туган як



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә