СӨЕКЛЕ с. шигъ. 1. Аеруча якын, кадерле, яратыла торган. Җегет асыл киемнәрен киде, сөекле толпары Байчобарны иярләде, камчыны билгә такты да, ил-күз тынгач, ат җилдереп, Алтын Күлгә, Сарсымбай җәйләвенә килде. Г.Ибраһимов. Син сөекле эштә җиңсәң генә, Җиңсәң генә бары – кеше син!.. М.Җәлил 2. и. мәгъ.1) Яраткан кеше; сөйгән яр. Тагын яз җитте, торналар туе башланды. Димәк, Фатыйманың да сөеклесе килергә күп вакыт калмаган. З.Кадыйрова. Әбү-Талип та Мөхәммәдне бүтән Шам ягына сәфәргә алмады. Васыятен исеннән чыгармады, сөеклесен күз карасыдай саклады. Ф.Яхин 2) сөеклем тарт. форм. Сөеп, үз итеп, иркәләп атау, эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзе. Әмма исемә төшкәч, хәзер дә оялып куям – аны күтәреп кергәндә, мин аңа нинди генә иркә сүзләр әйтмәдем: җаным, дидем, бәгырем, дидем, сөеклем минем, матурым минем, дидем... А.Шамов. Әгәр дә, сөеклем, синең белән кавышмаган булсак, шушы сазлыкта батып каласы идем бит! Ф.Яхин |