СӨБХА’НАЛЛА ы. гар. 1. 1) Гаҗәпләнү, соклану, хуплау хисләрен белдерә. [Хәдичә Ханнанга:] Сөбханалла, сезгә ни булды, әллә авырыйсызмы? А.Таһиров. Янәшәдәгеләр, бу изге гамәлне хуплап, төрлечә куанычларын белдерделәр. Төрле яктан «Бәрәкалла!», «Афәрин!», «Сөбханалла!» дигән сүзләр ишетелде. Г.Бәширов. [Гайнетдин:] Сөбханалла! Сүзләрең фәрештәнең амин дигән чагына туры килсен! Киттем гөбернәтергә! И.Юзеев 2) Сокланып караганда яки мактаганда әйтелә, еш кына «күз тимәсен» дигән мәгънәне белдерә. – Сөбханалла, – ди Сөббух, әллә көлеп, әллә инде чынлап. – Син көннән-көн матураясың. --- И.Салахов. Һе-һе, нинди зур кызың бар икән, сөбханалла! М.Галәү. Баштарак ул минем битләремне ачып йөртергә рөхсәт итә иде, соңыннан: «Сөбханалла, бигрәк чибәрләнеп киләсең ---», – дип, битне каплатып йөртә башлады. Ф.Яруллин 3) Берәр нәрсәгә гаҗәпләнеп, канәгатьсезлек белдереп, нәрсәдәндер кинәт куркып әйтелә торган сүз, «Ходай ихтыяры белән» дигәнрәк мәгънәгә ишарәли. Харап эшләр, сөбханалла, сөбханалла! К.Тинчурин. Иркә солдат, уйлый-уйлый, үзе дә сизми, базга килеп төште. – Сөбханалла! Һ.Такташ 2. рәв. мәгъ. Матур, яхшы. Ахырда итләч ирене белән елмайды да: «Үзең болай, кем, сөбханалла күренәсең», – дип, соклануын белдерде [хәзрәт]. Х.Мәхмүт |