СО’Я и. кыт. бот. 1) Күбәләкчәчәклеләр семьялыгыннан бөртеге азык буларак һәм техник максатларда кулланыла торган, күренеше фасольгә охшаш берьеллык үлән үсемлек; кытай борчагы. Бары тик 1990 елда соя онын азык продуклары алу өчен кулланалар. Биология. Тулы кыйммәтле яшел азык алу өчен, гадәттә соя, борчак, чәчүлек карга борчагы белән кушып чәчәләр ---. Агулы үсемлекләр

2) Шул үсемлекнең ашарга яраклы орлыгы. Японнар, киресенчә, аксымга бай соя продуктлары, дөге, диңгез суүсемнәре белән туклана. Матур буласың килсә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә