СОЮ’ЗНИК и. рус 1) Теләктәш, тарафдар, кем беләндер бер булып, шуның яклы эш итүче; бер союзга (2 мәгъ.) караган. Зәкәрҗан Союзниклар армиясе офицерлары кия торган яшькелт соры кыйммәтле шинельләр киеп кайтты. М.Мәһдиев. Гомумән чукынмыйча калган йомышлылар һәм морзалар һәр яктан кысылалар, рус дворян сыйныфы аларны союзник итеп алмый. С.Алишев 2) күч. Кемгәдер булышлык итә, ярдәм күрсәтә торган нәрсә. Нигә, нигә суык патша һәрчак Рәсәй җәзачыларының союзнигы булды икән?.. А.Гыйләҗев |