СОЮЗ и. рус 1) Сыйныфлар, иҗтимагый төркемнәр яки аерым кешеләр бергәлеге. Түрк – «туганнар, кардәшләр союзы, берлек, кодрәт, көч» дигән сүз. Р.Әхмәтьянов 2) Уртак максатларга ирешү өчен, дәүләтләр, партияләр һ.б.ш.лар арасында төзелгән килешү, берләшмә; коалиция. Яңадан-яңа җирләргә күчә-күчә, һун кабиләләре үзәк Европага барып чыгалар, күпсанлы герман кабиләләрен буйсындырып, алар белән союз төзиләр. Р.Әхмәтьянов. Антифашистик союз 3) Бер югары хакимиятькә буйсынган аерым дәүләтләр, җирләр һ.б. берләшмәсе. Анда [стендта] М.Җәлилгә сугышчан батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме һәм иҗат батырлыгы өчен Ленин исемендәге дәүләт бүләге бирелгәнлеге бәян ителә ---. Л.Хәмидуллин. Ул елны Советлар Союзы Гимны сүзләрен һәм музыкасын язарга бәйге игълан ителгән була. М.Галиев. Европа Союзы 4) Иҗтимагый оешма, берлек. Ләкин бер фикеремнән кире кайтмыйм: әгәр Язучылар союзы шәхесне кыса икән, ул кирәкми. Т.Миңнуллин 5) Бергәлек, бердәмлек, бер сүздә булу, татулык. Мондый ач күзле байлар илә тартышмак өчен, приказчиклар вә хезмәтчеләр, үзләре берләшеп, союзлар ясамак тиештер. «Берлектә тереклек» дигән борынгылар сүзен һич онытырга ярамый. Ш.Мөхәммәдев. Гайшәтти китап тыңларга бик ярата, үзе укый белми, менә шундый бер «союз»: әнидән китап. --- тын алмыйча тыңлаучысы – Гайшәтти. М.Мәһдиев |