СОЦИАЛЬ с. 1) Җәмгыятькә мөнәсәбәтле, җәмгыятьтәге кешеләрнең тормышына бәйле, иҗтимагый. Габдулланың үткен күзе һәм сизгер күңеле авылның социаль каршылыкларына да игътибар итми калмаган, дип уйларга кирәк. И.Нуруллин. Озак гасырлар дәвамында мәхәббәт лирикасының традицион төре булып исәпләнгән газәл жанры Тукайда тирән социаль эчтәлек белән баетылды. Р.Ганиева 2) Җәмгыять вазифасына караган, аның тарафыннан башкарыла торган. Бу – [«Хуҗа Насретдин» комедиясе] халыкның үзе сораган постановкасы иде, --- һәм күкрәк тутырып көләсе килгән халыкның социаль заказы иде. А.Әхмәт. Алар безгә, милләт, тел аермалыгына карамый, сыйнфый күзлектән карап, интернациональ әдәбият тудырырга социаль заказ бирделәр. Һ.Такташ |