СОЦИАЛИ’СТИК с. 1) Социализм принципларына нигезләнгән. Фашистик Алманиягә каршы көрәштә оешкан Атлантик берләшмә Икенче бөтендөнья сугышыннан соң СССР җитәкчелегендәге социалистик лагерь белән ярышта тагын да ныгый төште. Р.Сафин. М.Фәйзи Бөек Октябрь социалистик революциясен «Галиябану» драмасын язып каршылый. Татар әдәбияты тарихы 2) Социализм идеяләре белән сугарылган. Яңа идеологияне «пролетар идеология» дип тә, «социалистик» яки «коммунистик идеология» дип тә атыйлар, «совет идеологиясе» дип әйтү дә бар. А.Әхмәдуллин. 30 – 50 нче еллар әдәбиятының күп үрнәкләре социалистик реализм таләпләренә җавап бирә. Т.Галиуллин. Социалистик тәрбия 3) Социализм строена хас. Социалистик җитештерү мөнәсәбәтләре. Социалистик тәртипләр урнаштыру 4) Социал-демократиягә мөнәсәбәтле. Социалистик партия |