СОЦИАЛИСТ и. рус тар. 1) Социализм тарафдары. Мин үзем дә социалист кеше, ләкин большевиклар белән рәхимсез көрәш вакытында сөйләнеп тору зарарлы. Т.Гыйззәт. [Петров:] Ярдәм итәрләр менә! Әгәр эш башына тагын бер социалист менеп утырса, тагын шул сүз боткасы башланыр. Ш.Усманов

2) Социалистик партия әгъзасы. Янәшәсендә дәшми-нитми генә утырган Мулланур Вахитов сәхнәгә менеп басты. – Мөселман социалистлары комитетыннан, большевик Мулланур Вахитов, – диде. Р.Мөхәммәдиев. Ә менә инде урамга яшь социалистлар, католиклар берләшеп чыкса, җитәкче әһелләр борчыла башлый. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә