СОЦИАЛИЗМ и. фр. 1) Социаль гаделлек, тигез хокуклылык һәм ирекне идеал һәм төп максат итеп куйган тәгълимат. Чанышев --- Казан гарнизонында да социализм идеяләренең популярлык казана баруын искәртеп узды. Р.Мөхәммәдиев

2) Шундый принципларга нигезләнгән җәмгыять һәм дәүләт строе. Реакция керү белән, эсер Разия, Фәхри, Йосыфҗан, социализмны, революцияне ачыктан-ачык таптап, --- капитализм сафына күчәләр. Г.Ибраһимов. Илнең кинәйтелгән темп белән социализм төзелешенә керешүе Такташ иҗатында да борылыш ясады. Г.Нигъмәти



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә