СОЦИАЛ-ДЕМОКРА’ТИЯ и. лат.-гр. 1) Социализм кысаларында барлыкка килгән, бердәмлек, ирек һәм социаль гаделлек урнаштыру максаты белән, капитализмны камилләштерүне яклаган сәясәт һәм идеологик-сәяси юнәлеш. Халявин социал-демократия хәрәкәтенең үз алдына куйган теләкләре турындагы главага күчте. К.Нәҗми

2) Социалистик фиркаләрнең гомуми исеме. Думаны да куалар, эш ташлауларны да басалар, социал-демократия фракциясен кулга алып, хөкемгә бирәләр. Г.Ибраһимов

3) Социал-демократлар. Рус социал-демократиясе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә