СОЦИАЛ-ДЕМОКРАТ и. нем. 1) Социал-демократия тарафдары. Хәдичәнең ире Россия империясендә --- яңа тәртипләр урнаштырырга йөрүче революционер социал-демократ булып чыкты. А.Расих. Бер-бер артлы сораулар яудырырга кереште Солтангалиев: – Фиркалеме үзе? Тоткан мәсләге ни? Социал-демократ түгелдер ич?.. Р.Мөхәммәдиев

2) Социал-демократлар партиясе әгъзасы. – Менә әле яңа гына социал-демократлар партиясенә кердем, – диде Мирсәет. Р.Мөхәммәдиев. Германиянең тышкы эшләр министры, социал-демократ Франк-Вальтер Штайнмаер бераз йомшаграк карашта тора. А.Гыйльми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә