СОХБӘТ и. гар. кит. 1) Утырышу, берәү белән әңгәмә корып сөйләшеп утыру; әңгәмә. Нәфес бер гүзәл белән дә сохбәт итүне теләр. З.Һади. Казый Әбүшәрифкә әйтте: – Әй борадәр, иртәгә кичкә бу бакчага кил дә әлбәттә мәне күр. Минем синең илә һәрзаман сохбәт итәсем киләдер, – диде. Ф.Хәмид 2) Мөгаллим белән шәкертнең рухи әңгәмәсе, бәйләнеше 3) Суфичылыкта шәех һәм мөршидләрнең нәсыйхәтләрен һәм вәгазьләрен тыңлау |